Барлык яңалыклар
Спорт
28 декабрь 2025, 16:30

Белоретта модульле спорт комплексы төзергә җыеналар

Белоретта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көрәш белән шөгыльләнү өчен булачак спорт комплексы урынында булды һәм 2026 елда төзелергә планлаштырылган модульле бина проекты белән дә танышып алды.

Белоретта модульле спорт комплексы төзергә җыеналар
Белоретта модульле спорт комплексы төзергә җыеналар

Корылманың гомум мәйданы 1,1 мең кв. м тәшкил итәчәк, шул исәптән 605 кв.м – спорт залы. Анда көрәш келәмнәре һәм манекеннары, гимнастика стеналары, дзюдо өчен татами, шулай ук ринг урнаштырылачак.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, объектның гомум бәясе – 110 млн сум, бу –федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары. Муниципалитет үз өстенә инженерлык коммуникацияләре нигезләрен әзерләүне, үткәрүне һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерүне алачак.

– Без Белоретта үптән шундый объект вәгъдә иткән идек. Башта җирле стадионны реконструкцияләү белән шөгыльләндек, ә хәзер бу комплексны төзербез. Яхшы спорт кластеры барлыкка киләчәк, – дип искәртте Радий Фәрит улы журналистлар белән әңгәмәдә. – Белоретта – көчле көрәш спорт мәктәбе. Моннан Русия чемпионнары чыкты. Сүз уңаеннан, урын да монда бик матур.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Белоретта модульле спорт комплексы төзергә җыеналар
Белоретта модульле спорт комплексы төзергә җыеналар
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас