Барлык яңалыклар
Спорт
10 декабрь 2025, 18:44

Ел саен 22 тренерга - 1 миллион сумлык сертификат

2026 елдан республика федераль программага кушыла.

Ел саен 22 тренерга - 1 миллион сумлык сертификат
Ел саен 22 тренерга - 1 миллион сумлык сертификат
"Авыл тренеры" проекты чикләрендә Башкортстанда ел саен 22 тренерга 1миллион сумлык сертификат тапшырылачак. Бу хакта Хөкүмәт утырышында БР спорт министры урынбасары Сергей Алопин белдерде.
Министр урынбасары белдерүенчә, бу максатлар өчен федераль бюджеттан 57,3 млн. сум бүленәчәк.  Бер тапкыр түләнелүче акчалар ел саен 22 укытучы-тренерга түләнеләчәк. 
"Авыл тренеры" проектын гамәлгә ашыру буенча Башкортстан тәҗрибәсе, уңышлы төбәк инициативасы буларак, "Авыл тренеры" федераль программасына нигез булды. 2026 елдан республика федераль программага кушыла. Башкортстан "Авыл тренеры" проектында катнашучылар саны буенча  Русия төбәкләре арасында лидерларның берсе", -диде Алопин.
Күптән түгел Башкорстанның2026 елда  спорт үстерүгә 670 млн. сум акча алачагы билгеле булды.  Республика шулай ук "Бизнес-спринт" проекты буенча 3,9 млрд сумга ия булган.  Бүген ул акчаларга Октябрьскийда бассейн һәм Стәрлетамакта "Алга" физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. 
 
Фото: inbusiness.kz
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас