Уфада узучы хатын-кызлар боксы буенча XXVI Русия чемпионаты кысаларында танылган спортчылар Башкортстанның Баймак районында булдылар. Русиянең атказанган спорт мастерлары Юлия Немцова һәм Эдуард Абзалимов балалар өчен мастер-класс үткәрделәр.
Чараны ачып, Баймак районы башлыгының кадрлар һәм социаль сәясәт буенча беренче урынбасары Фәнил Надыргулов кунакларга рәхмәт белдерде. Ил һәм Европа чемпионы Эдуард Абзалимов, яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп, Бокс Федерациясен бер зур гаилә дип атады. Бергә үткәрелгән күнегүләрдән соң егетләр үзләрен аның тулы канлы әгъзалары дип санарга мөмкиннәр.
Программа мускулларны ныгыту өчен күнегүләр күрсәтүдән, шулай ук психологик әзерлекнең мөһимлеге турында әңгәмәләрдән башланды. Интервьюда Эдуард Абзалимов бокска 26 ел гомерен багышлавы турында сөйләде. Бу спорт төре аның тормышына әверелгән һәм авырлыкларны җиңәргә өйрәткән, дисциплина һәм холык тәрбияләгән Спортчы Баймак егетләренә үз-үзләренә ышануларын, максатлар куюларын һәм аларга таба хәрәкәт итүләрен теләде.
Юлия Немцова, үз чиратында, Башкортстан табигатенең матурлыгы, халыкның кунакчыллыгы, шулай ук республикада да, Баймак шәһәрендә дә хатын-кызлар боксына зур кызыксыну булуын сөйләде.
Очрашу традицион автограф-сессия белән тәмамланды, анда һәр яшь катнашучы кунаклардан истәлеккә автограф алды.
Фото : bv02.info.