Уфа шәһәренең Көрәш сараенда хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионаты старт алды. Абруйлы бу ярышта илнең иң көчле 180 спортчысы көч алыша. Безнең республика данын 8 спортчы кыз яклый.
Алар арасында бокс йолдызы Азалия Әминева да бар. Чемпионатның беренче турында ук ул Калининград өлкәсеннән килгән Елизавета Кузнецованы нокаутка озатты.
Чемпионатны ачу тантанасына Башкортстанның спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Таһир улы Хәбибов килде.
- Безнең республика бу чемпионатны икенчегә кабул итә, - диде ул. – 2023 елда без Рима Баталова исемендәге спорт үзәгендә беренче чемпионатны үткәргән идек. Хәзер без Уфаны Русия боксының башкаласы дип атый алабыз. Бокс барсын да берләштерә! Шушы көннәрдә Башкортстан Милли спорт премиясенә лаек булды һәм Русиянең иң спортлы шәһәре исемен яулады. Башкортстанда 140 спорт төре үстерелә. Яэа Көрәш сарае – ярышлар үткәрү өчен иң кулайлы спорт аренасы. Монда спортчылар үзләренең бөтен талантын күрсәтер өчен бар шартлар да булдырылган.