Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2025, 22:19

Икенче тапкыр Русиядә иң яхшысы булып танылган

Башкортстан  2025 елның Милли спорт премиясенә лаек.

Икенче тапкыр Русиядә иң яхшысы булып танылган
Икенче тапкыр Русиядә иң яхшысы булып танылган
Башкортстан спорт үсеше буенча Русиянең иң яхшы төбәге итеп танылган. Шушы уңайдан республика 2025 елның Милли спорт премиясенә лаек булган. Мәскәүдә лауреатларны котлау тантанасында югары награданы республика җитәкчесе Радий Хәбиров алган. Төбәк башлыгы республика инициативаларына даими ярдәм күрсәткәне өчен Русия Спорт министрлыгына рәхмәтен җиткергән.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан бу номинациядә икенче тапкыр җиңүче булып табылган. Республика 2019 елда да Русиянең иң яхшы спорт төбәкләре арасына кергән иде.
Милли спорт премиясе РФ Хөкүмәте тарафыннан 2010 елда булдырылган.  Ул спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен, физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш салган өчен, сәламәт яшәү үрнәген пропагандалаган өчен тапшырыла.
Премия 11 номинация буенча тапшырыла. Эксперт советы эше һәм халык тавыш бирү йомгаклары буенча 54 финалчы билгеләнә. Шуларның унсигезе җиңүче булып таныла.  Лауреат исеменнән тыш, аларга 1 млн. сум күләмендә акчалата премия дә бирелә.
Экспертлар Башкортстанда 2,3 милионнан артык кешенең физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүен билгеләгән. Республика шулай ук спорт корылмалары саны буенча Русиядә мактаулы ике төбәк арасына керә. Быел Башкортстан белән бергә Татарстан һәм Хабаровск крае финалчылар сафына кергән.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
 
Икенче тапкыр Русиядә иң яхшысы булып танылган
Икенче тапкыр Русиядә иң яхшысы булып танылган
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас