Башкортстанда Риф Гайнанов истәлегенә Билбау көрәше буенча дөнья кубогы бара.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья кубогы 20 ноябрьдә Уфаның Көрәш сараенда ачылды.
Абруйлы халыкара турнир күренекле спортчы, билбау көрәше буенча Бөтендөнья һәм Бөтенрусия федерациясенә нигез салучы Риф Гайнанов истәлегенә багышлана.
“Билбау көрәше башкаласына әйләнү Башкортстан өчен – зур дәрәҗә. Бу турнир – спорт ярышы гына түгел, ә традицион көрәшне халыкара дәрәҗәгә күтәргән якташыбыз мирасына хөрмәт күрсәтү дә”, – диде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.
Вакыйганың масштабын саннар раслый: Уфага Дөнья кубогында катнашу өчен 20 илдән 150 иң көчле көрәшче килде. Турнир шулай ук Италия, Беларусь, Грузия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Казахстаннан билбау көрәше һәм башка спорт төрләре буенча халыкара һәм милли федерацияләр башлыкларының вәкиллекле делегациясен җыйды.