Барлык яңалыклар
Спорт
20 ноябрь 2025, 10:42

Бокс чемпионатында Башкортстаннан 11 спортчы катнашачак

Хатын-кызлар арасындагы бокс чемпионатында Башкортстаннан 11 спортчы катнашачак.

Бокс чемпионатында Башкортстаннан 11 спортчы катнашачак
Бокс чемпионатында Башкортстаннан 11 спортчы катнашачак

Хатын-кызлар арасындагы бокс чемпионатында Башкортстаннан 11 спортчы катнашачак.

Чемпионат Уфаның Көрәш сараенда 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр узачак. Ярышларны уздыру урынын сайлау турында 2025 елның июнендә узган Петербург халыкара икътисадый форумында билгеле булды.Тиешле килешүгә Башкортстан Республикасы бокс федерациясе президенты, төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Русия бокс федерациясе” бөтенрусия иҗтимагый оешмасының генераль секретаре Александр Беспутин тарафыннан имза куелды.

- Башкортстанның спорт белән шөгыльләнү өчен бик алга киткән инфраструктурасы бар. Спорт объектлары саны буенча без лидерлар өчлегенә керәбез һәм мондый спорт объектлары санын арттыруны дәвам итәбез, шул исәптән, әлбәттә инде, бокс өчен. Якындагы планнарда профессиональ бокс үзәге төзү. Бокс буенча Русия чемпионатын Уфада үткәрү хатын-кызлар арасында боксны үстерергә өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк һәм гомумән сәламәт тормыш һәм спортны пропагадлаларга ярдәм итәчәк. Ышанам ки, Русия чемпионатын Башкортстан югары дәрәҗәдә әзерләячәк һәм уздырачак, шуңа күрә барысын да ноябрьдә чемпионатта көтеп калабыз, - диде Андрей Назаров.

Ярышларда 180 спортчы катнашачак. Башкортстаннан 7 авырлык категориясендә 1 1 спортчы чыгыш ясый.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас