Уфа спорт сараенда Башкортстан һәм Кытайның яшь хоккейчылары арасында иптәшләрчә матчлар узды, - дип яза Молодежная газета
Ярышларда ике җыелма команда: Башкортостан Республикасыннан «Ледяные пчёлы» һәм Кытай Халык Республикасыннан Сычуань провинциясе командасы катнашкан.
"Ярышлар ике яшь категориясе: 15 һәм 18 яшькә кадәрге кызлар өчен оештырылды. Бәләкәй төркемдә ике очрашуда да җиңгән Кытай спортчылары җиңү яулады. Өлкән яшьтәгеләр арасында командалар бертигез һәм мавыктыргыч көрәш күрсәтеп, җиңүләр белән алмаштылар. Чара тамашачыларда зур кызыксыну уятты - Спорт сарае трибуналары тулысынча диярлек тулган иде. Мондый спорт очрашуларын уздыру халыкара элемтәләрне ныгыта һәм Русия белән Кытай арасында мәдәни диалог үсешенә ярдәм итә", - дип хәбәр ителә өстә телгә алынган басмада.