Барлык яңалыклар
Спорт
29 октябрь 2025, 15:04

Хатын-кызлар боксына барабызмы?

Уфада хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты узачак.

Хатын-кызлар боксына барабызмы?
Хатын-кызлар боксына барабызмы?

    Анда бөтен илдән 180 спортчы очрашачак, шулардан 11 кыз Башкортстан данын яклаячак. Бу хакта БР Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган зур спорт вакыйгасына әзерлек буенча оештыру комитетында билгеле булды. Аның билгеләп үтүенчә, төбәкнең спорт ярышларны оештыруда зур тәҗрибәсе бар.

   “Безнең беренче чираттагы бурыч – Башкортстанны илебезнең спорт башкаласы итү һәм без моңа эзлекле рәвештә барабыз. Бездә ачыла торган объектлар саны безгә Русия Федерациясендә югары дәрәҗәдәге спортчылар, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнергә теләгән барлык кешеләр өчен шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар оештырырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

    - Чарага әзерлек тулы куәтенә бара. Аны үткәрү датасы итеп Көрәш сараенда 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр вакыт билгеләнгән. Процесста

катнашучыларның барысы да чара югары дәрәҗәдә узсын һәм, һичшиксез, онытылмаслык тәэсирләр калдырсын өчен эшлиләр. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без бу проектны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз һәм спортны, аерым алганда, боксны үстерүгә сизелерлек өлеш кертә алачакбыз, – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.

   Шунысын да билгеләп

үтәргә кирәк, хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты Башкортстан башкаласында инде икенче тапкыр узачак.

   Чыганак

: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас