Барлык яңалыклар
Спорт
21 октябрь 2025, 11:35

Бокс карарга яратасызмы?

Килегез!  Башкортстан спортчылары бокс буенча Русия чемпионатында чыгыш ясаячак.

Бокс карарга яратасызмы?
Бокс карарга яратасызмы?

   2025 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр Уфа хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатын уздыру урыны булачак. Ярышлар Көрәш сараенда узачак.

   Чемпионатны уздыру урыны итеп Уфаны сайлау 2025 елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында билгеле булды, анда тиешле килешү имзаланды.

    Башкортстан бокс федерациясе президенты, БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров ассызыклавынча, республикада спорт инфраструктурасы алга киткән, ә чемпионатны уздыру боксны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим адым булачак.

     Ярышларда бөтен Русиядән 180 спортчы катнашачак. Республикадан җиде авырлык категориясендә – 11 спортчы. Андрей Назаров чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуына ышаныч белдерде һәм барлык теләүчеләрне ярышлар карарга чакырды.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас