Башкортстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Совет утырышы – профессиональ бергәлекнең иң зур тармак форумы. Ул ел саен министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен, иҗтимагый берләшмәләрне, Русиянең әйдәп баручы спортчыларын һәм тренерларын берләштерә.
Совет утырышында РФ Спорт министрлыгының беренче урынбасары Одес Байсолтанов; яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров; сенатор, Русия Герое, өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин; Русия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили, Һиндстаннан Рathway Глобаль альянсы директоры Кашьяп Варун һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашачак.
Совет утырышында инфраструктура объектларын һәм корылмаларын төзү, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итү, шулай ук төбәктә төрле дисциплиналар буенча ярышларны оештыру һәм уздыру буенча төп бурычлар турында фикер алышу планлаштырыла.