Тиздән Уфада хатын-кызлар арасында бокс буенча Бөтенрусия чемпионаты узачак. Республикада бу спорт төре ничек үсеш алуы һәм ни өчен Башкортстан башкаласы зур ярышлар уздыру урыны булуы турында “Молодежная газета”га БР Бокс федерациясенең спорт эше буенча башкарма директоры урынбасары, Н.Валуев исемендәге БР олимпия резервы спорт мәктәбе директоры урынбасары, БР бокс федерациясе президиумы әгъзасы Леонид Клецов сөйләгән.
– Бүген Башкортстанда боксны үстерү өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла. Безнең ир-атлар җыелма командасы ел саен Идел буе федераль округы чемпионатының команда зачетында призлы урыннар ала. 2023 һәм 2024 елларда республиканың Бокс федерациясе Русиядә иң яхшысы дип танылды. Бокс үстерелә торган 40 район һәм шәһәрдә соңгы ике елда федерациянең 20 филиалы ачылды. Башкортстан Хөкүмәте, спорт министрлыгы гына түгел, шәхси акчаларын һәм көчләрен салган эшкуарлар да зур ярдәм күрсәтә. Дәүләт һәм бизнес вәкилләренең уртак бурычны хәл итүе бик мөһим. Ә безнең бурыч бер – үсеп килүче буынны чын патриотлар һәм Ватаныбызны саклаучылар итеп тәрбияләү.
Бу уңышлар һәркемнең Русия Президенты Владимир Путинның 2030 елга русиялеләрнең 70 процентын спортка җәлеп итү бурычын аңлавы белән бәйле. Һәм без югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен көчебезне куябыз. Тренерлар һәм спортчылар барлык кирәкле инвентарь һәм экипировка белән тәэмин ителгән, ярышларга һәм укыту-тренировка чараларына чыгу мөмкинлеге бар. Мәктәп җитәкчелеге, Федерация, спорт министрлыгы һәм хөкүмәт шартлар тудыра, ата-аналар ярдәм итә, ә меценатлар акча бүлеп бирә. Һәм бу уртак эш уңай нәтиҗәләр бирә.
– Уфа бокс буенча зур ярышлар һәм дөньякүләм бокс йолдызлары катнашында “Чемпионнар төне” уздыру урынына әверелә. Бу Башкортстанга нәрсә бирә?
– 2023 елда бокс җәмәгатьчелеге республика башлыгы инициативасын хуплады һәм гомум җыелышта бертавыштан премьер-министр Андрей Назаровның Башкортстанның Бокс федерациясе президенты булуы өчен тавыш бирде. Андрей Геннадьевич бай тәҗрибәсе белән боксны үстерүгә алынды, һәм соңгы ике елда Уфа, чыннан да, халыкара масштабтагы эре ярышлар уздыру урынына әйләнде. Мондый чемпионатлар игътибарны җәлеп итә, ярышлар барышында лидерлар ачыклана. Безнең республикада алар – Артур Субханкулов, Данис Габдрафиков, Азалия Әминева, Бекхан Исраилов. Әйткәндәй, алар чираттагы ярышларны 26 сентябрьдә Көрәш сараенда уздырачаклар. Күпләр өчен безнең лидерлар үрнәк булып тора, аларның спорт эшчәнлеге нәтиҗәләре республиканы данлый.
– Хатын-кызлар арасында бокс буенча Бөтенрусия чемпионатында катнашучыларга теләкләрегез?
– Тиздән Уфа хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатын кабул итәчәк. Кайберәүләрдә бокс имгәтә, еш сугулар баш миен имгәтүгә китерә, бокс куркыныч спорт төре дигән фикер яши. Бу – ялгыш фикер! Хатын-кызлар боксы – моңа ачык мисал. Безнең кызлар чибәр, акыллы, интеллектуаль. Сез моңа Көрәш сараенда узачак чемпионатта инана аласыз. Спортчыларыбыз нәтиҗәле әзерлек үтеп, ярышларга оптималь формада чыгып, боксның бөтен грациясен һәм матурлыгын күрсәтсеннән дип телисе килә!