Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2025, 14:50

Азалия Әминева: "Миңа Уфада бокслау бик ошый”

Ике тапкыр Русия чемпионы, 2024 елгы БРИКС уеннары җиңүчесе Азалия Әминева «IBA.PRO 9» турниры кысаларында фикерләре белән уртаклашты.

Азалия Әминева: "Миңа Уфада бокслау бик ошый”
Азалия Әминева: "Миңа Уфада бокслау бик ошый”

  Турнир 26 сентябрьдә Уфада узачак.  Русия спортчысы Азалия  «IBA.PRO 9» версия буенча 6-раундлы көрәштә 67 кг. га кадәр авырлыкта төрек кызы Неслихан Моллаоглу (1-1) белән очрашачак.

   Аминева профессиональ рингта узган елның августында дебют ясады һәм бу вакыт эчендә өч уңышлы көрәш уздырырга өлгерде.

— Минем өчен профессиональ рингта чыгыш ясау - яңа баскыч.Мин беләм, биредә әле ирешелмәгән бик күп  максатлар бар, - ди Азалия Аминева. - Хәзер без моңа актив омтылабыз. Көндәшем тумышы белән Төркиядән, ә без беләбез, төрек боксчылары начар түгел. Шуңа күрә безнең максат – аны  сугулар саны белән һәм, әлбәттә инде, техник яктан узып китү. Шуның өстендә эшлибез дә. Башкортстанда, Уфада уза торган барлык турнирлар һәм ярышлар -  минем өчен иң яратканнарым. Миңа үз ягымда бокс белән шөгыльләнү ошый, чөнки аңлап торам -  ярдәм, таяныч, хуплау монда минем белән бер залда.  Бу уйлар миңа ышаныч бирә. Беләм, рингтан чыккач, минем өчен җан атарга килгән һәркемне кочаклап рәхмәт әйтә алачакмын.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас