Спорт
15 сентябрь 2025, 07:38

Халык уеннары онытылмасын

Аларны киләчәк буынга җиткерик. 

Халык уеннары онытылмасынХалык уеннары онытылмасын
Халык уеннары онытылмасын

«Халык иҗатын үстерү һәм саклау үзәге»нең "Хыял" коммерциягә карамаган автоном оешмасы яңа проектны тормышка ашыра.

Башкортстан Республикасында "Хыял" халык иҗатын үстерү һәм саклау үзәге "Урал халык уеннары" проектын башлап җибәрде, ул Потанин фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проектның максаты - балалар һәм олылар арасында халык уеннарын популярлаштыру һәм саклау, фикердәшләр бергәлеген булдыру, сәламәтлекне ныгыту һәм мәдәни кыйммәтләрне торгызу.

Җәядән ату, ашык белән( бәрәннең аяк сөяге) уйнау, сөлге тартуны оештыручылар популярлаштыра һәм яңадан халык яратып уйнаган уенга әйләндерә. Яңа буынга безнең ата-бабаларыбызның онытылган, әмма үз вакытында популяр булган бу күңел ачуларны кайтаралар. Бу уеннар җитезлекне, көчне һәм зирәклекне үстереп кенә калмый, төрле яшьтәге кешеләрне берләштереп, көндәшлек рухы да тәрбияли.

Проект кысаларында Уфа районының өч авыл Советында 20 мастер-класс, йомгаклау чарасы — 2026 елда Шамонино авылында ярышлар планлаштырылган.

Әйткәндәй, 25-29 июль көннәрендә Кыргызстанда уктан ату буенча "Илбирс-4"халыкара турниры узды. Потанин фонды ярдәме белән проект командасы бу турнирга чыкты, анда команда өченче урын яулады. Укчыларыбыз Кыргызстанның халык уеннары турында белделәр, халыкара тәҗрибә уртаклаштылар.

Июнь аенда "Хыял" командасы Уфа районында яшәүчеләр өчен халык уеннары буенча ачык семинар үткәрде, анда һәркем борынгы уеннар атмосферасына чума алды.

Шулай ук июль аенда Шүлгәнташта күчмә чара уздырылды, аның ярдәмендә халык уеннары белән 50гә якын турист танышты.

"Мондый инициативалар аша традицияләр сакланачак, ә тарих яңа буын яшьләребездә дәвам итә. Халык мәдәнияте бит ул шундый традицияләрне буыннан-буынга тапшырсаң гына яши! Ә мондый матур чаралар безгә аны саклврга ярдәм итәчәк",- дигән проект җитәкчесе Венера Юлдашбаева.  

Владимир Потанинның хәйрия фондының «Спорт көче» хәйрия программасының «Барысы өчен дә спорт» җиңүчесе.  20 сентябрьгә уктан ату буенча традицион турнир планлаштырылган.

Халык уеннары онытылмасын
Халык уеннары онытылмасын
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас