Спорт
22 август 2025, 06:08

Яшь укчылар җиңү белән кайтты

Дөнья чемпионаты узды.  

Яшь укчылар җиңү белән кайттыЯшь укчылар җиңү белән кайтты
Яшь укчылар җиңү белән кайтты

Дөнья чемпионаты узды.

 

19-20 август көннәрендә Казахстанның Актау шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында уктан ату буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда Казахстан, Русия, Кыргызстан һәм Үзбәкстан спортчылары катнашты. Русияне турнирда Башкортстан Республикасының атлы һәм традицион уктан ату Федерациясендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Республикабызның яшүсмерләр командасы халыкара аренада икенче урынны алды, дип хәбәр итә Аургазы районы башлыгы Арслан Шәһәретдинов

Аургазылы Батырхан Гайсин 13-15 яшьлек егетләр арасында бронза медаль яулады.

Бишбүләк районыннан Гүзәл Бурангулова, көчле алышка һәм өстәмә ике «атыш»ка карамастан, 16-17 яшьлек кызлар арасында икенче урынны алды. "Яшь укчылар Фаим Гайсин һәм Рәис Низаметдинов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Лаеклы бүләк белән котлыйм! Бу казаныш — тырыш хезмәт, профессиональлек, эшкә бирелгәнлек һәм тренерның, ата-аналарның һәм спортчыларның үзара ярдәмләшүе нәтиҗәсе», – дип билгеләде Арслан Шәһәретдинов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас