Спорт
12 август 2025, 05:47

Хәрәкәттә – бәрәкәт

яки сәламәт яшәү рәвеше һәрберебезнең үзеннән тора

9 август – физкультурачылар көне. Аны профессиональ спортчылар гына билгеләми, йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә ул. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар.

 

Республикабызда соңгы берничә елда спортка аеруча зур игътибар бирелә. 2019 елда Башкортстан спортны үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәге дип танылды. Башкортстанның бар районнарында ГТО нормативларын тапшыру өчен махсус мәйданнар булдырылды. Ил буенча ГТО нормативларын яңадан кайтару балалар һәм үсмерләр спортында уңышлар китерер дигән өметләр уята. Хәзерге буын өчен бу комплексны кайтару бик дөрестер дип уйлыйм. Чөнки соңгы елларда укучылар арасында аллергия, астма, шикәр чире, яссы табанлылык чирләре арта. Гомумән, балаларның сәламәтлеге начарая баруы беребезгә дә сер түгел. Бу чирләр, башлыча, аз хәрәкәтләнүдән барлыкка килә. Смартфон һәм планшет кочаклап утырулар – боларның төп сәбәбе, ди табиблар. Шөгыльләнергә теләк белдерүчеләргә бүгенге көндә Республикада 127 балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Аларда спортның 68 төре буенча күнекмәләр үткәрелә. Зур спорт комплекслары төзү буенча да төбәк алдыңгылар рәтендә.

Мәскәүдә, Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу вакытында, “Спорт – тормыш нормасы” һәм “Бизнес Спринт” федераль проектлары кысаларында безнең төбәкнең спорт үсеше өчен зур гына финанслау алуын искәртте.

“Владимир Путин спорт белән даими шөгыльләнүче русиялеләр өлешен 70 процентка кадәр арттыру максатын куйды. Башкортстан бу күрсәткечкә ирешү өчен ышаныч белән бара – узган ел нәтиҗәләре буенча физик тәрбия белән шөгыльләнүче халык саны 56,8 процент тәшкил итте. Спорт объектлары саны рейтингында Башкортстан Русиядә өченче урында. Мондый эш ярдәмендә гармонияле үсеш алган яшь буын өчен спорт яшәү рәвеше булыр дип ышанам”, – диде Дмитрий Чернешенко.

Гомумән алганда, Башкортстанда 13,3 меңнән артык спорт корылмасы бар. Соңгы биш ел эчендә 1,4 меңгә якын ачык уен мәйданчыклары, стадионнар, спорт заллары, физик күнегүләр һәм сәламәтлек үзәкләре төзелде. Ел саен Башкортстанда 15,5 меңнән артык спорт чаралары үткәрелә, анда 800 меңнән артык кеше катнаша.

Башкортстан – физик спорт үсешендә регионнар арасында лидерларның берсе. Төбәк спорт министрлыгы һәм спорт федерацияләре уңышлы эшли.  2020 елдан башлап, Башкортстан Русиядә беренче булып “Авыл тренеры” проектын башлап җибәрде. Дүрт ел эчендә 200 дән артык тренер авыл җирлегендә төпләнеп тиешле түләүләрен алды да инде. Проект, иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак, хәзер Русиянең 20 дән артык төбәгендә тормышка ашырылды. 2024-нче елдан башлап Башкортстанда “Шәһәр тренеры” проекты да эшли башлады. Күренекле спортчылар һәм тренерлар өчен дәүләт стипендиясе булдырылды, аны 73 спортчы һәм тренер ала. Башкортстан – мондый түләүләр булган берничә генә төбәкнең берсе.

“Башкортстан – физик культураны һәм спортны үстерү буенча игътибарлы һәм максатчан эш үрнәкләре булган төбәк. Ансыз зур спорт нәтиҗәләренә ирешеп булмый. Без спорт корылмаларының артуын күрәбез, сез башка төбәкләр өчен үрнәк”, –  ди Русия Олимпия Комитеты президенты, фехтование буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Станислав Поздняков.

Өч тапкыр Олимпия чемпионы, Советлар Союзы хоккей командасының легендар капкачысы, Русия хоккей федерациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьякның  да безгә биргән бәясе югары.

“Сез спортны яратасыз һәм аны үстерәсез. Республика җитәкчесе һәм хөкүмәт Президент указын үтәү өчен барысын да эшли.  Уфа Русиянең спорт башкаласына әверелә бара”, – диде Владислав Третьяк.

Ике тапкыр Олимпия чемпионы, Русия Олимпия Комитетының спортчылар комиссиясе рәисе София Великая Уфадагы Көрәш сараен һәм фехтование үзәген илдә генә түгел, Европада да иң яхшысы дип саный.

Чынлап та безнең республика спортның күп төрләрен үстерү буенча илнең терәк төбәге булып тора. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Республика тректа мотоузышлар үсешенә старт бирде. Биатлончылар әзерләү базасы да ул. Шашка спорты, фехтование, шорт – трек, хоккейны үстерү буенча лидер булып тора. Ул – шулай ук милли көрәш, уктан ату, гер спорты, армрестлинг, адаптив спорт һәм паралимпия хәрәкәте үсешендә алдынгы төбәкләренең берсе. Бер сүз белән әйткәндә, безнең республиканың бай спорт традицияләре бар. Без Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарының 76 чемпионы һәм призеры белән горурланабыз. Алар яулаган 199 медаль күп нәрсә турында сөйли.

Иң куанычлысы шул, хәстәрлеккә җавап итеп спортчыларыбыз яңадан-яңа җиңүләр яулый. Узган уен мизгелендә “Салават Юлаев” хоккей командасы Гагарин кубогының ярымфиналында уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль алуга өлгәште. Хатын-кызлар командасы да елдан-ел үзенең уңышлары белән куандыра. Узган мизгелдә “Агыйдел” хоккей командасы бишенче тапкыр хатын-кызлар хоккей лигасы чемпионы булды. Безнең кызлар Санкт-Петербургның “Динамо – Нева” командасын дүрт уенның дүртесендә дә җиңеп, чемпион кубогы иясе булды.

 Быел ”Уфа – Динамо”  баскетбол клубы да җанатарларын шатландырды. Егетләребез беренчегә Югары лигада җиңеп, Суперлига дәрәҗәсенә күтәрелделәр.

Велосипедчылар хәрәкәте дә зур үсештә. Агымдагы елда Уфа ике көн дәвамында Русиянең вилосипед башкаласы булды, һәм “1000 велосипедчы көне” чарасы катнашучылар саны буенча яңа рекорд куйдык, ягъни традицион шәһәр фестивале “1000 велосипедчы көне” 14 нче тапкыр 34 мең 729 катнашучыны җыйды.

Республикада бокс спорты да киң популярлык ала бара. Башкортстанның 40 шәһәрендә һәм районында 9 меңнән артык кеше бокс белән шөгыльләнә.

Башкортстанда балалар һәм үсмерләр спорты үсеше өчен “Һәркем файдалана алырлык спорт” программасын тормышка ашыру планлаштырыла. Проект төбәк шәһәрләрендә һәм авылларында спорт инфраструктурасын оештыруга, авыл яшләре спорт белән шөгыльләнсен өчен спорт мәйданчыклары төзүгә юнәлтелгән. Программаны тормышка ашыру өчен өч ел эчендә 840 миллион сум акча бүленәчәк. “Безгә республика халкы өчен югары казанышлар спортын һәркем файдалана алырлык итү – өстенлекле мәсәләләрнең  берсе” – ди Премьер – министр урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов. Республикада 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге 720 меңнән артык бала һәм 2 миллионнан артык өлкәннәр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Халыкның социаль статусына һәм яшәү урынына карамастан, спорт белән шөгыльләнә алу өчен шартлар булдырыла.

Спорт өлкәсендә 2025 елга төп бурычлар билгеләнде: МХО ветераннарын спортка җәлеп итү, МХОда инвалидлык алган ветераннарга физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү; 16 зур спорт объекты төзү; күпфункцияле спорт мәйданчыклары төзү һ.б. Кыскасы, Башкортстанда Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар үткәрү өчен дә, ишекалларында массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык уңайлыклар тудырыла. Моның кадерен белергә генә кирәк. Чөнки спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү – тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала.

"Башкортстан спорт җиңүләре төбәге" яшьләр спорт форумында катнашучылар белән очрашуда Радий ХӘБИРОВ болай диде:

–Уңышка ирешкән җитлеккән спортчы һәрвакыт күп кеше өчен үрнәк булып тора. Малайлар һәм кызлар сезгә карап спортка килә һәм сезнең юлны кабатларга тырыша. Без спортның бик мөһим булуын ассызыклап киләбез һәм төрле яклап ярдәм чараларын арттырабыз. Күпчелек балалар һәм олылар өчен бу төп таяныч, сәламәт тормышны раслаучы көч.

 Рәдиф ФӘТХИ.

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас