

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров улларының нинди спорт төрен сайлавы турында сөйләде.
Республика җитәкчесе гаиләсенең спортка мөнәсәбәте турында “Башкортстан – спорт җиңүләре төбәге” спорт җәмәгатьчелегенең яшьләр форумында катнашучылар белән очрашуда бәян итте.
Үзе ул яшьлегендә шөгыльләнгән грек-рим көрәшен спортның иң матур төре дип саный.
– Ул физик һәм интеллектуаль яктан гармонияле үсәргә мөмкинлек бирә. Хәер, көрәшнең башка төрләре дә бик кызыклы, – диде Радий Фәрит улы.
Әмма хәзер, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, спортка вакыт бик аз кала, дип билгеләде ул.
Балаларына килгәндә, өлкән улы гимнастикага йөри, ә кечесе дзюдо белән шөгыльләнә.
– Кешенең шәхес буларак формалашуында спортның роле зур дип исәплим. Шуңа һәр әти-әнигә баланы физик активлыкка җәлеп итү мөһим, – диде төбәк җитәкчесе.