

Башкортстан башкаласында 19-23 май көннәрендә Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә сукырлар спорты буенча Русия Кубогы һәм Беренчелеге узачак.
Ярышларда Алтай краеннан, Брянск, Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән, Новосибирск, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Тамбов, Ульяновск, Чиләбе, Воронеж өлкәләреннән, Пермь краеннан, Дагыстан, Татарстан республикаларыннан, Чувашия, Ставрополь крае һәм Башкортстаннан 150дән артык спортчы катнашачак.
Спорт ярышларын оештыру һәм уздыру буенча гомум җитәкчелекне “Бөтенрусия Сукырлар спорты федерациясе” Гомумрусия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.
Ярышларны уздыруда Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстанның физик культура институты студентлары-волонтерлары ярдәм итәчәк.