Спорт
26 апрель 2025, 08:17

Профессиональ бокс төне мавыктыргыч булды

Башкалабыз Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Лига ставок IBA.PRO 3" профессиональ бокс кичәсен карады.

Профессиональ бокс төне мавыктыргыч булдыПрофессиональ бокс төне мавыктыргыч булды
Профессиональ бокс төне мавыктыргыч булды

Чара Көрәш сараенда узды. Турнир җиде илдән 14 профессиональ боксчыны җыйды. Алар арасында - Башкортстан спортчылары Азалия Әминева, Артур Субханкулов, Данис Габдрәфыйков һәм Бекхан Исраилов та бар.

- Көрәш сарае күпфункцияле булды, без анда төрле ярышлар үткәрәбез һәм үткәрәчәкбез, – дип билгеләп үтте Радий Фәрит улы журналистлар белән аралашканда. - Иң мөһиме - кешеләрнең көрәш каравына, үзләре спорт белән шөгыльләнүенә күңел сөенә. Без яхшы эш эшләдек дип саныйм.

3 меңнән артык тамашачы төрле үлчәм категорияләрендәге киеренке көрәшләрнең шаһиты булды, шул исәптән – Русия чемпионнары исеме өчен титуллы көрәшләр, WBA континенталь билбавы һәм IBF интернациональ билбавы. Турнирның трансляциясен «Матч ТВ» телеканалының туры эфирында карарга мөмкин иде.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Профессиональ бокс төне мавыктыргыч булды
Профессиональ бокс төне мавыктыргыч булды
Автор:
Читайте нас