Спорт
11 апрель 2025, 10:11

Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды

Бүген Уфада Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Башкортостан» дәүләт концертлар залында узды.

Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылдыРима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды
Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды

Иҗтимагый премиягә дәгъва итүгә республика конкурсы Башкортстанда 2014 елда беренче тапкыр Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелды һәм 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, җиңел атлетика буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова исемен йөртә. Конкурс Башкортстанның әһәмиятле спорт брендларының берсе булып тора һәм республика Хөкүмәте тарафыннан да, барлык спорт җәмәгатьчелеге һәм инвалид балаларның ата-аналары тарафыннан да югары бәя алды.

Быел җиңүчеләрне «Ел алгарышы», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпион тәрбияләү», «Йөрәк кушуы буенча», «Ачык караш», «Безнең заман геройлары» (алгы сызыктан кайткан һәм спортны сайлаган махсус хәрби операциядә катнашучылар) номинацияләрендә билгеләделәр. 

«Бу асылы һәм эчтәлеге буенча унберенче мәртәбә уздырылган уникаль вакыйга. Безнең премия мөмкинлекләре чикләнгән яшь спортчыларга, аларның гаиләләренә һәм тренерларына ярдәм итү, шулай ук җәмгыятьнең игътибарын адаптив спортка җәлеп итү өчен билгеләнгән. Бу вакыйга Башкортстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә чын брендка әверелде», - диде Рима Баталова.

Чарада бик күп мәртәбәле кунаклар, спортчылар җыелды. Бүләкләнүчеләр арасында  Туймазы районында ток суканнан соң ике кулсыз калган 12 яшьлек Илназ Дәүләтов та бар иде. Билгеле булуынча, ул фаҗигадән соң төшенкелеккә бирелмичә, ныклап спорт белән шөгыльләнә башлый, җиңел атлетика буенча республика олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулый. 

- Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә безнең республикада зур игътибар бирелә. Моның өчен мин бик шат. Спорт - минем юллашыма әверелде. Һәрвакыт илһамландырып һәм ярдәм итүче тренерыма, әти-әниемә, Республмка Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтемне җиткерәм", - диде Илназ сәхнәгә премия алырга чыккач. 

Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды
Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды
Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясе тапшырылды
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас