21-28 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының Фехтование үзәгендә 22 төбәктән 500дән артык спортчы катнашлыгында Бөтенрусия турниры үтәчәк. Программада өч олимпия дисциплинасы буенча да ярышлар бар: рапира, шпага һәм кылыч белән сугышу. Аны ачу тантанасы 21 апрельдә Русия Фехтование федерациясе һәм БР Спорт министрлыгы сайты вәкилләре катнашлыгында үтәчәк.
Атна барышында тамашачылар түбәндәге ярышларны күрә алачак һәм спортчылар җан атачак:
21-22 апрель - кылыч белән команда һәм шәхси алышлары,
23-25 апрель - шпажчылар ярышы
26-28 апрель - рапирачылар турниры.
Катнашучылар арасында Европа, дөнья һәм Олимпия уеннарының чемпионнары бар. Спортчыларның наградалар өчен шәхси һәм команда беренчелекләрендә көрәшүе көтелә.
Зур күләмле чара Башкортстанның Фехтование үзәгендә, Халыклар Дуслыгы проспекты, 45 адресы буенча оештырылачак.
"Өмет" сайты өчен "Башкортостан" гәзите буена Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Спорт министрлыгы.