Очар өчен тугандыр бу егетләр.
Атаклы спортчы Габдрахман Кадыйров исемен йөртүче Уфа спортның техник төрләре үзәгеннән мотоузышчылар командасы 16нчы мәртәбә Русия чемпионы булды.
Көмешне Свердловск өлкәсенең Каменск-Урал шәһәреннән С. Щербинин исемендәге Үзәк спорт спортчылары яулады.
Бронза медальгә Тольяттиның узган елгы чемпионы «Мега-Лада» лаек булды.
Г. Кадыйров исемендәге Уфа спортның техник төрләре үзәгендә хәбәр итүләренчә, «Башкортстан» командасы составында Никита Богданов (65 очко), Евгений Шаров (35 очко), Дмитрий Солянников (23) һәм яшүсмерләр арасында Русия чемпионы Иван Гаврилов (17) чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Г.Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре Үзәге үзенең 25 нче юбилей сезонында шәхси һәм команда BAIC Русия чемпионатларында, Русия Кубогында һәм Русия беренчелегендә җиңү яулады.