Иртәгә, ягъни 22 февральдә 14 сәгатьтә Уфаның "Динамо" стадионында "Без бергә!" (Мы вместе!") зур спорт бәйрәме үтәчәк. Оештыручылары - "Башкортстан 24" телеканалы һәм "Динамо" спорт комплексы. Алар әлеге патриотик чараны Ватанны саклаучылар көннәрендә үткәрәләр. Быел бу тантана Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Патриотик бәйрәмнең төп максты - Ватанны сөюче республикада яшәүчеләрне бергә туплау. Бәйрәм - спорт, сәнгать, тарих, телләр һәм мәдәни кыйммәтләрне берләштерү көче. Бер сәхнәдә БРның халык артисты Алена Завьялова, БРның атказанган артисты Раил Өметбаев, һ.б. танылган җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак. Зур спорт бәйрәмен танылган теле- һәм радиоалып баручыларны алып барачак.
Тамашачыларны үтә бай спорт һәм мәдәни программасы көтә. Ул "Чемпион белән зарядка" да - аны дөнья һәм Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Анна Кулинич-Сорокина алып барачак.
Программада "Кировец" хоккей клубыннан мастер-класс, волейбол, баскетбол, хәтта бозда шахмат уеннары да оештырылачак. Хәрби техника смотры, солдат боткасы белән хәрби-кыр кухнясы, кыйммәтле бүләкләр уйнатулар да булачак.
Бәйрәмдә катнашучыларның артистларга кушылып "Катюша" җырын башкаруы зур спорт бәйрәменең иң югары ноктасы булачак.
Керү ирекле. Теләүчеләр рәхим итегез!