Чукракларның кышкы спартакиадасында- хоккей ярышлары Уфаның спорт сараенда үткән бу ярышларның девизы "Спорт аша тигезлеккә ирешү" иде.
Сәламәтлекләре чикле спортчылар боз мәйданында башка спортчылардан кергән шайбаны тәбрикләүдә генә аерыла икән. Залда бернинди дә тавыш юк, бары шатлыкны аңлатучы ымнар, кул хәрәкәтләре, кочаклашуларны күреп була иде. Бу тынлык көярмәннәрнең дә алар кебек үк булуынннан да иде. Мәскәүдән киилгән Чукраклар спорты Федерациясе вице-президенты Владимир Леонардович Веселли Уфада спартакиада үткәрү шартлары белән канәгатьлеген белдерде, командаларның ярышларга бик җитди әзерлеге хакында әйтте.
Спортның чукракларга сәламәт кешеләр кебек үзләрен хис итәргә ярдәм итүе хакында да сөйләшеп алдык. Без караган хоккей матчы бик көчергәнешле барып, Мәскәү командасы Екатеринбург командасын 6 : 5 исәбе белн җиңде. Димәк, алда Мәскәү һәм Новосибирск командалары көч сынашачак. Хоккей көярмәннәрен яңа шатлыклы минутлар көтә. Чөнки ярышлар 15 февральгә кадәр дәвам итә.
Рәүф Идрисов.