Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2025, 16:56

"Без бергә. Спорт.” Шахмат буенча ярышлар үтте

“ Бүген ир-атлар командалары арасында бәйге. Спортчылар бар булган игътибарларын уенгә төбәлткән, һәркем җиңүгә омтыла.

"Без бергә. Спорт.” Шахмат буенча ярышлар үтте
"Без бергә. Спорт.” Шахмат буенча ярышлар үтте

Спартакиада " Без бергә. Спорт "ның кызу чагы. Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар уза. Бүген ир-атлар командалары арасында бәйге. Спортчылар бар булган игътибарларын уенга төбәлткән, һәркем җиңүгә омтыла. Катнашучыларга комачауларга ярамый, бина эчендә сулышны да ипләп кенә суларга туры килгән чак. Спортчыларны бүлдерү катгый тыелган, концентрацияне югалту киләсе уеннарда алар өчен җиңелү белән тәмамланырга мөмкин. Ә бу алар өчен бик мөһим ярыш.

Саңгыраулар арасында шахмат буенча ярышларның баш хөкемдары Семен Степан улы Озеров белән әңгәмә корырга бәхет тиде, ул Уфа һәм уфалылар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

- Мин инде өченче тапкыр Башкортстанда, - ди Семен Степанович. Мин республика һәм аның башкаласы турында бары тик соклану хисләремне генә белдерә алам. Җирле халык бик мәрхәмәтле. Мондагы милли ризыклар турында сөйләп торасы да юк, телне йотарлык тәмле сыйлыйлар безне. Бу юлы, кызганычка каршы, йөрергә вакыт юк, чөнки график бик тыгыз. Ә әле салкын да – артык җәяү йөреп булмый, шуңа күбрәк эш белән мәшгульбез. Безгә бирлгән уен шартларын алсак, барсы да бик уңайлы, без–хөкемдарлар өчен дә, уйначулыр өчен дә бар да каралган, без барысы белән дә канәгать,-дип фикере белән уртаклашты баш хөкемдар.

Җанатарлар почмагына күз салгач, чын күңелдән кайгырып утырган ирле-хатынлы пар күрдек. Аларның уллары уйнаучылар исәбендә булып чыкты. Егетнең исеме Линат. Линат Шәяхмәтов- саңгырау шахматчы. 2017 елда блиц буенча Русия чемпионы булган. 2018 елда саңгыраулар спорты (шахмат) буенча Русиянең спорт мастеры исемен алган. 2024 елда Шәяхмәтов блиц (чукраклар спорты, шахмат) буенча ике тапкыр Русия чемпионы булган. 2024 елның декабрендә инвалидлар арасында классик шахмат буенча «Беларусь Республикасының Ачык Кубогы» нда ул ир-атлар арасында бронза медале яулаган икәнлеге ачыкланды. Аның әтисе дә әнисе дә шахматчылар, улларында бәләкәй чактан ук шахматка мәхәббәт уятканнар. Әтисе 5 яшьтән алып улының тренеры булган.

- Линат безне елдан-ел яңа казанышлары белән шатландырып килә. Бүгенге көндә Линат виртуоз шахматчы гына түгел, Башкортстан командасының капитаны да. Без аның белән чиксез горур. Мин үзем дә хатын-кызлар командасының катнашучысы, улым белән Башкортстан данын акларга тырышабыз,- дип бүлеште Фарида Зиннәт кызы Шәяхмәтова (Линатның әнисе).

Шәяхмәтовлар гаиләсе белән сөйләшергә бөтен Русия саңгыраулар җәмгыятеннән ишараләр теле белгече Лариса Александровна Нурмөхәммәтова булешты.

Чыганак: Тулпар журналы. 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас