Спорт
11 февраль 2025, 17:26

Җиңү өчен ниләр кирәк?

Бу көннәрдә Уфа начар ишетүчеләрнең "Бер бергә. Спорт" Бөтенрусия кышкы спартакиадасын кабул итте.

Җиңү өчен ниләр кирәк?Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Уфа - спортчылар башкаласына әверелеп бара дисәм һич арттыру булмастыр. Чөнки башкалабызда Халыкара һәм Бөтенрусия дәрәҗәләрендә спорт ярышлары берсен-берсе алыштырып кына тора. Белүегезчә, бу көннәрдә Уфа начар ишетүчеләрнең "Бер бергә. Спорт" Бөтенрусия кышкы спартакиадасын кабул итте. Башкортстанга илебезнең төрле почмакларыннан 800-дән артык спортчы җыелды. Футзал, тау чаңгысы, шахмат, хоккей, керлинг спорт төрләре старт алды. 10-11 февральдә Уфаның "Биатлон" спорт комплексында исә чаңгы ярышлары барды.
Ирекле стильдәге чаңгы ярышларының беренче көнендә ир-егетләр - 10, хатын-кызлар 5 километр арага узышты. 11 февральдә исә ир-егетләр - 15, хатын-кызлар 10 километр арада көч сынашты.
Чаңгы ярышларында катнашучы спортчыларга матур җиңүләр теләгәндәй һава торышы уңай килеп торды: февраль аеның кояшлы салкын көннәре спортчыларга чаңгыларында җилдәй җитез очарга ярдәм иткәндәй булды. Чынлап та, әйтерсең лә, спортчыларның иңнәренә канатлар үскән: алар сокландырып коштай очып узыштылар. Ярышларны читтән күзәткәндә бик җиңел баралар сыман, ләкин ничәмә километр арада  узышыр өчен никадәр көч һәм гайрәт кирәк булуын алар үзләре генә беләдер.
Кичә дә, бүген дә чаңгы ярышында Комидан Любовь Майорова җиңүче булды. 
Ханты-Мансийскидан спорт мастерлыгына кандидат Мария Маженина мактаулы икенче урынны яулады. Өченче урынга  Оксана Савельева чыкты. Оксана белән якыннанрак таныштык. Ул үзе - Казаннан, яшәеше белән Мәскәүдән булып чыкты. Әйтүенчә, Уфа аңа бик ошаган. 
-Нишләптер мин Уфаны Казанга охшаганрак шәһәр дип уйлый идем. Алай түгел икән. Казан үзенчә гүзәл кала булса, Уфа үзенчә соклангыч якты шәһәр. Республиканың калкулыклар һәм тауларга бай булуына игътибар иттем, вакыт табып якыннанрак танышасым килде,- диде Оксана Савельева.
Оксана спортка бала чагыннан, 7-8 яшеннән, килгән. 12 яшеннән алып җитди шөгыльләнә башлаган. Шул вакыттан алып ул спортка гашыйк. Кияүгә чыккач бераз вакытка спорттан аерылып торырга туры килгән. Ләкин бераздан яраткан шөгыленә яңадан әйләнеп кайткан. "Ун ел чамасы формага килергә туры килде",- ди елмаеп бронза медале иясе. 
- Оксана, сине җиңүләргә ни-нәрсә әйди?-дип сорыйм.
-Спорт үзе дәрт-илһам бирә миңа. Спортны бик яратам, менә шул мотивация буладыр инде. 
-Спортта уңышка ирешү ныграк кемнән тора? Тренерданмы?
-Әйе, күп нәрсәдә тренердан тора. Мин аңардан уңдым. Ул мине төпле киңәшләре белән илһамландыра, яхшы итеп спорт техникасын аңлата.
Ир-егетләр арасында финиш сызыгына беренче булып Даниил Андреев килде. Спорт мастеры Владимир Майоров ике көндә дә икенче урынны бирмәде.Кириллл Тутаев бронза медаленә лаек булды. Әйткәндәй,  беренче көннән үк лидерлыкны Коми Республикасы чаңгычылары кулларыннан ычкындырмады. 
  Тирләп-пешеп финишка килеп туктаган яшь спортчыдан бер-ике кәлимә сүз әйтүен сорадык. Әлбәттә, бөтен сөйләшүләребез, сурдотәрҗемәче аша барды. 
Комидан килгән Павел Подоров 19 яшьлек егет булып чыкты.  Башкортстанга тәү тапкыр килгән. Яшь булса да, Русия беренчелегенә ярышларда катнашып өлгергән үзе. Оксана сыман, ул да Уфада барган ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, җитди ярышлар өчен тиешле шартлар тудырылуын билгеләде. 
Футбол, волейбол, җиңел атлетика - яраткан спорт төрләре. Кирәк чакта ул шушы төр ярышларда да катнаша. Ә чаңгыга 12 яшеннән баскан.  Үзенең беренче тренеры Филипп Николаевич Пинягинга рәхмәт сүзләрен белдерде. Павел тагын да киңрәк колачлы ярышларда катнашырга тели һәм шуның иң зурысы Сурдлимпия уеннарында катнашу һәм җиңү яулау. Максатчан спортчының олимпия уеннарында җиңүләр яулап, исемен дөньяга танытачагына шик юк. Ак юллар сызылып кына торсын! 

 

Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Җиңү өчен ниләр кирәк?
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас