Спорт
10 февраль 2025, 07:19

Максатчаннарга ишетмәү киртә түгел

Уфада «Без бергә. Спорт» уеннары башланды.

Максатчаннарга ишетмәү киртә түгелМаксатчаннарга ишетмәү киртә түгел
Максатчаннарга ишетмәү киртә түгел

Уфада «Без бергә. Спорт» уеннары башланды.

Уфаның Көрәш сараенда Бөтенрусия «Без бергә. Спорт» саңгыраулар спортының кышкы Спартакиадасы ачылды.  Башкортстан башкаласына илнең төрле почмакларыннан ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтү өчен яхшы физик әзерлекле 800дән артык көчле спортчы килде. Ярышларда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов, Бөтенрусия саңгыраулар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде. Чарада катнашучыларга экраннардан Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте, сәламләүне Русия спорт министры Михаил Дегтярев юллады.

– Бөтенрусия «Без бергә. Спорт» кышкы спартакиадасын үткәрү өчен Башкортстан башкаласы –Уфа шәһәрен сайлау спорттагы казанышларыбызны  һәм республикабызның  Сурдлимпия спортын үстерүгә керткән зур өлешен тану буларак кабул итәбез. Быелгы Кышкы Спартакиада, һичшиксез, Русиядә адаптив спортны һәм Русия Сурдлимпия хәрәкәтен алга таба үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк, Русиянең спорт потенциалын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк, – дип сәламләде катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.

Тантананың рәсми өлеше Спартакиадада катнашучыларның  төбәк флаглары парады, сүз уңаеннан, бу Калининградтан Камчаткага кадәр 32 төбәк, һәм ишарләр телендә гимннар башкару белән башланды.

- Бүген без саңгыраулар спортының иң көчле спортчыларының беренче Кышкы Спартакиадасына старт бирәбез. Унбер көнгә Башкортстан ишетү сәләте зыян күргән, Бөтенрусия физик культура һәм спорт үзәгенә, илебезнең ишетмәүче гражданнарын бергә туплау ноктасына, Русия Сурдлимпия хәрәкәтенең флагманына әверелә, Мин ышанам, "Без бергә. Спорт" Спартакиадасы барлык катнашучылар өчен спорт юлында мөһим адым, киләчәккә искиткеч нигез булачак, – дип ассызыклады Бөтенрусия саңгыраулар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров.

Әйтергә кирәк, спортның биш төре –футзал, тау чаңгысы, шахмат, хоккей, керлинг буенча ярышлар башланды инде. Ярышларның төп өлеше Уфа шәһәренең спорт объектларында (чаңгы узышлары, сноуборд, хоккей, футзал һәм шахмат), «керлинг» дисциплинасы Ишембай шәһәрендә («Батыр» урта мәктәбендә), «тау чаңгысы спорты» дисциплинасы – «Металлург-Магнитогорск» тау чаңгысы үзәгендә узачак.

Спартакиадада катнашучылар һәм кунаклар өчен киң күләмле мәдәни программа әзерләнгән. Уфада “Гостиный двор”да Фан-зона эшли, анда ишарәләр телен белүче белгечләр Уфа буйлап мөстәкыйль йөрү өчен видеогидлы карталар бирә. Шулай ук Фан-зонада теләге булган һәркем мәдәни-күңел ачу чараларына: кино, театр, автобус экскурсияләргә бушлай билетлар ала ала. Барлык чараларның җентекле расписаниесе белән Спартакиаданың рәсми ресурсларында танышырга була. https://t.me/myvmestesport_ufa, https://vk.com/ufa_spartakiada2025). Бөтенрусия саңгыраулар спорты «Без бергә.Спорт» кышкы Спартакиадасы 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ябылу тантанасы 14 февральдә Спорт сараенда узачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас