Башкортстаныбвз башкаласына илнең төрле почмакларыннан үз көчләрен, ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтү өчен 800дән артык көчле спортчы килде.
Ярышларда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы Спорт министры Руслан Хәбибов, Бөтенрусия саңгыраулар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде.
Чарада катнашучыларга экраннардан ишарәләр телендә Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте:
"Рәхим итегез! Башкортстанда сәламлим. Барыгызга да уңышлар телим!", — диде ул.
Ярышларда катнашучыларга һәм кунакларга шулай ук Русия спорт министры Михаил Дегтярев сәламләү мөрәҗәгатен җибәрде.
Шундый олы дәрәҗәле ярышны үткәрү өчен Уфаны сайлау очраклы түгел — 2023 елда биредә Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары уңышлы узды. Ә былтыр исә — «Русия – спорт державасы» халыкара форумы үтте. Башкортстан үзен спорт чараларын югары дәрәҗәдә оештыручы һәм сурдлимпия спортын үстерүнең бай традицияләре булган төбәк буларак танытты.
Ярышлар Уфа, Ишембай һәм «Металлург-Магнитогорск» спорт объектларында уза.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Башлыгы рәсми порталы.