Спорт
9 февраль 2025, 13:53

Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?

Ишембайда керлинг буенча ярышлар башланды.

Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?
Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?

Көн саен, 8 февральдән 15 февральгә кадәр, боз юлларында сигезәр ир-ат, хатын-кыз һәм катнаш командалар очрашачак. Турнирлар һәр көнне 9.00-20.00 сәгатькә кадәр узачак, тамашачылар өчен керү ирекле.

— Ишембай чукракларның кышкы спартакиадасын кабул итә. Мондый масштабтагы чара Башкортстанда, аерым алганда, Ишембайда беренче тапкыр үткәрелә. Керлинг — чагыштырмача яшь спорт төре, безгә профессионаллар уенын карау бик кызык, без ярышлар өчен мәйданчык бирергә шат, — ди Ишембай районының физик культура һәм спорт идарәсе рәисе Марат Зарипов.

Безнең күбебез өчен керлинг бөтенләй таныш булмаган спорт төре булганлыктан, аның асылы һәм кагыйдәләре турында кыскача язуның мәгънәсе дә бар. Бу боз мәйданчыгындагы команда уены. Икешәр команда чыга, һәрберсендә — дүртәр кеше. Турнир ун бәйсез периодтан (эндлардан) тора, аларның һәркайсы дәвамында команда сигезәр таш ыргыта. Уенчыларның бурычы — юлның каршы очында урнашкан "Дом" дип аталган мишень үзәгенә эләгү. Таш "йорт" үзәгенә никадәр якынрак булса, команда шулкадәр күбрәк очко җыя. Монда, уенчылар сүзләренчә, алар мишеньга таш җибәргән көч һәм төгәллек кенә түгел, ә логик фикерләүнең дә әһәмияте бар. Снарядка көчле юнәлеш бирү генә түгел, ә уен тактикасын уйлау да мөһим, чөнки кагыйдәләр буенча көндәш ташларын "йорттан" бәреп төшерү яки алар ярдәмендә оборона белән тәэмин итү рөхсәт ителә. Керлингны боздагы шахмат, дип юкка гына атамыйлар. Уен мәйданчыгы "алан" дип атала, ә йортның үзәге - "пятак". 

Бу хакта тулысынча "Восход" гәзите сайтында коллегаларыбыз язган.

"Өмет" өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

 

Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?
Ни өчен Ишембайдагы өйләргә «таш» ыргыталар?
Автор:
Читайте нас