Спорт
8 февраль 2025, 15:05

Ишембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул итте

Ярышларда катнашучыларның барысы да ишетү сәләте бозылган кешеләр. Сәламәтлекләре буенча чикләүләргә карамастан, алар чын-чынлап спортка гашыйк, тулы канлы тормыш белән яшиләр һәм зур нәтиҗәләргә ирешәләр.

Ишембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул иттеИшембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул итте
Ишембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул итте

Ишембай спартакиада узачак урыннар өчлегенә керде. Төп чаралар Уфада, тау чаңгысы буенча ярышлар Әбҗәлил районында узачак. Ишембайда керлинг буенча ярышлар оештырылган.

Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан спорт өлкәсенә актив ярдәм күрсәтелә, яңа заманча объектлар төзелә. Шундый корылмаларның берсе берсе булып боз сарае танылды. Анда профессиональ спортчылар — хоккейчылар һәм фигуристкаларыбыз да, тимераякта ирекле шууны яратучылар да рәхәтләнеп йөри.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: Ишембайның «Восход» газетасы сайты.

Ишембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул итте
Ишембай Бөтенрусия спартакиадасын кабул итте
Автор:
Читайте нас