“Ул кышкы дисциплиналар буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – начар ишетүчеләр арасында оештырылды”, дип сөйләде Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте рәисе Ольга Шевнина.
- Башкортстанда ишетү сәләте начар булган көчле спортчылар бар - тау чаңгычылары, бадминтон, җиңел атлетика, дзюдо, - диде ул. - Чукрак кешеләр гомумән спорт яратучан. Без массакүләм спортка ярдәм итәбез, даими рәвештә балалар һәм өлкәннәр өчен спартакиадалар уздырабыз. Уфада инде икенче ел чукраклар спорты буенча «В.В. Шевнин исемендәге мемориал» бөтенрусия турниры уза. Бу атаклы тренер республикада саңгыраулар спорты федерациясенә нигез салган.
Спартакиадада республикадан 30 дан артык спортчы катнаша, алар керлинг, шахмат, тау чаңгысы һәм чаңгы узышларында катнашачак.
“Без бергә.Спорт” спартакиадасы «саңгыраулар спортын» үстерү һәм популярлаштыру, спортчыларның физик әзерлек дәрәҗәсен һәм осталыгын камилләштерү максатларында үткәрелә. Ярышларның төп өлеше Уфа шәһәренең спорт объектларында үтә.