Бу чара Федоровка авылының «Аек авыл» республика конкурсында катнашу кысаларында оештырылган «Таяныч» аталар клубының дебюты булды, өстәвенә, ул бер сулышта, оешкан һәм массакүләм узды.
Әйтергә кирәк, бозга әтиләр уллары белән генә түгел, бөтен гаиләләре белән чыктылар, күп балык тотарга теләүче балыкчылар арасында хатын-кызларны һәм балаларны күрү сөендерде. Чараның төп мәгънәсе балык тоту процессы гына түгел, ә авылдашларның ял көнен бергә үткәрү, аралашу, кышкы сафлык һәм табигатьтән ләззәт алу мөмкинлеге дә булды. Болар барысы да актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен.
Катнашучыларның географиясе дә киңәйде: Яңа Зиргән, Акүбәкер, Акъяр авылларыннан, Новотроицк шәһәреннән кунаклар килде. Шактый салкын көн булуына карамастан, балыкчылар осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәтеп, теләп ярыштылар. Кыш көне балык тотудан барысы да ләззәт ала алдылар, олылар да, балалар да сөенделәр.