Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар , 11:54

Көчлеләр көч сынашты

Көчлеләр көч сынашты
Көчлеләр көч сынашты

Көчлеләр көч сынашты Баймак шәһәрендә XXVII мәктәп спартакиадасына йомгак ясалды. Спартакиада мәктәп боскетбол лигасы чемпионаты “КЭС-БАСКЕТ” бәйгеләре белән тәмамланды. Чемпионатта Уфа, Стәрлетамак, Күмертау, Мәләвез, Бөре, Учалы, Сибай һәм Баймак командалары көч сынашты. Бәйгеләр 20 гыйнварда старт алды. Чемпионатны ачу тантанасында Баймак районы хакимияте башлыгы Азамат Идрисов республика яшь баскетболчыларының уңышларын да билгеләп үтте. Чемпионатның безнең җирлектә уздырылуы белән бик горурланабыз. Яшь спортчыларыбыз елдан-ел үзләренең уңышлары белән куандыра. Баймак шәһәренең 4 нче лицей нигезендә эшләп килгән “Шторм” кызлар командасы Идел буе округында беренче урынны яулады. Егетләребезнең “Шторм” командасы җиңүчеләрдән аз гына калышып федераль дәрәҗәдә дүртенче баскычка күтәрелде. Алда да җиңүләр булыр әле дип өметләнәбез, — диде район җитәкчесе.

Беренче уен көнендә үк “Шторм” командасы Сибайның “Ровесник” командасы егетләрен 34:25 исәбе белән җиңеп, алга атлады. Кызларның “Шторм” командасы да Мәләвез шәһәренең “Альбатрос” командасын 43:11 исәбенә җиңд. Уфа, Стәрлетмак, Бөре, Учалы командалары да үзләренең көчен күрсәтте. Спорт ярышлары шәһәрнең балалар иҗат үзәге әзрләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәрбер чемпионат көтелмәгән җиңү һәм җиңелүләр дә алып килә. Йомгаклау таблицасы да шуны күрсәтәдер. Егетләр арасында Уфаның “Арсланчик” командасы — беренче, Стәрлетамакның, “STR” җыелмасы — икенче, Баймакның “Шторм” егетләре өченче баскычка күтәрелделәр. Кызлар арасында Стәрлетамакның “STRижи”, Бөренең “Орион”, Учалының “Атлет” командалары иң көчлеләр исемлегендә. Егет һәм кызларыбызга федераль дәрәҗәдә дә уңышлар теләп калабыз.

Читайте нас: