Студент баскетболы ассоциациясенең директоры урынбасары Андрей Гулякин әйтүенчә, "Йолдызлар матчы" ел саен күренекле баскетболчы Сергей Беловның туган көне яисә Татьяна көне алдыннан үткәрелә. Йолдызлар матчы классик баскетболдан берничә элемент белән аерыла. Бу элементлар аңа шоу – тамаша бирә. Командага уенчыларны 2024-25 уен мизгеле нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Шулай ук көярмәннәр дә тавыш биргән. Һәр командада 12 уенчы.
Быел бу конкурс халыкара статусын ала: анда Беларусь, Казахстан спортчылары да катнаша. 2020 елда да Уфа шәһәрендә "Йолдызлар матчы" үткән иде, анда бу чараны карарга 7,500 тамашачы килгән булган. Әлеге чарага күбрәк кеше көтелә.
Студент баскетболы ассоциациясе – Европаның зур студент спорт лигасы.Ул Русиянең 70 төбәгеннән 800 команданы берләштерә, шулай ук БДБ илләре командалары да аның составына керә, ел саен 5 мең матч үткәрелә. Оешманың төп максаты – Русия студентларын мөмкин кадәр спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шул исәптән баскетболны популярлаштыру.