Республика башлыгы спортчыларга Башкортстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бездә баскетболның актив үсештә булуын билгеләде.
- Башкортстан баскетболы куәте тулысынча ачылып бетмәгән әле. Республикада мәктәп лигасыннан алып һөнәри клубка кадәр система эшли. Без актив рәвештә яңа спорт объектлары төзибез. Мәсәлән, былтыр республикада илдә иң зурысы булып саналган Фехтование үзәге, зур күләмле ярышлар үткәрерлек Көрәш сарае ачылды. Моннан тыш, ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының беренче чираты төзелде. Быел Уфада 4 баскетбол мәйданын төзеп бетерү планлаштырылган.
ВТБ Бердәм лигасы президенты, Русия президенты янындагы физкультура һәм спорт үсеше буенча совет әгъзасы Сергей Кущенко зуркүләмле ярышлар үткәрү өчен Башкортстанны мәйдан буларак югары бәяләде."Республикада югары дәрәҗәдә чаралар үткәрелә. Көрәш сарае - ул спорт корылмасы гына түгел, ул - чын спорт храмы. Аның эченә кергәч уникаль атмосфераны тоясың. Ул буыннарны берләштерә һәм илһамландыра",- диде Сергей Кущенко.
Халыкара баскетбол федерациясенең (FIBA) дан залы әгъзасы Евгений Гомельский республикада яшәүчеләрне спортка җәлеп итү күп нәрсәдә төбәк җитәкчелеге активлыгына бәйле диде.
-Мин республика башында спортны яраткан кеше торса, һичшиксез, анда спорт булачагын янә бер кат ышандым. Мондый җитәкчеләрне күрү зур бәхет,- диде Евгений Гомельский.
БР Башлыгы сайтыннан.