Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар , 13:11

Уфа "Йолдызлар матч"ын кабул итә

АСБ йолдызлары матчы – ел саен күренекле студент-баскетболчыларны берләштерә торган якты чара. Ир-ат һәм ике хатын-кызларның икешәр  командасы күргәзмә шоу-матчы уздыра, ә вакыйганы мавыктыргыч итү өчен баскетболның классик кагыйдәләре үзгәртелә.

Йолдызлар матчында катнашучылар Ассоциация тарафыннан аларның 2024/25 сезондагы чыгышлары нәтиҗәләре буенча, шулай ук җанатарларның тавыш бирү юлы белән сайлана. Тавыш бирү юлы белән һәр команданың 3әр катнашучысы сайланды, тагын 9 уенчы АСБ вәкилләре тарафыннан сайлана. Узган елдагы кебек үк, финал составларын капитаннар – драфтта туры эфирда үзләренең хыял командаларын җыйган чемпионатның иң яхшы вәкилләре билгеләде. 2025 елгы Йолдызлар матчында катнашучы командаларның капитаннары Даниэль Бейлинсон (Мәскәү дәүләт физик культура академиясе), Константин Щербаков (Урал федераль университеты), Анастасия Рыкова (Сәнәгать технологияләре һәм дизайн дәүләт университеты) һәм Екатерина Черная (“Урал федераль университеты Сима-Ленд”) булачак.

24 гыйнварда ике шоу-матч  – хатын-кызлар һәм ир-атлар уены узачак. Тарихта беренче АСБ йолдызларының хатын-кызлар матчы 2023 елда узды: чемпионатның иң яхшы 24 уенчысы Красноярскида уйнарга мөмкинлек алды. Элек командалар составы катнаш иде.

Йолдызлар матчы Уфада тарихта икенче тапкыр узачак: элек йолдызлар ял көне Башкортстан башкаласында 2020 елда узган иде. Алдагы ике сезонда йолдызлар матчы Красноярскида узды. 2024 елгы хатын-кызлар матчында Көнбатыш җиңү яулады, ир-атлар матчында –Көнчыгыш, ә иң кыйммәтле уенчылар Даная Белькович һәм Азаматгәрәй Хакунов булды.

Студентлар баскетболы ассоциациясе (АСБ) – Европаның иң эре студентлар спорт лигасы. Ул Русиянең 70 төбәгеннән, шулай ук БДБ илләреннән 800дән артык команданы берләштерә, ел саен 5 000нән артык матч үткәрә. Илнең профессиональ баскетболчыларының өчтән бере АСБ чемпионатында чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия. Оешманың төп максаты – Русия студентларының мөмкин кадәр күбрәк санын спорт белән, аерым алганда баскетбол белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Чара Русия спорт министрлыгы, Русия Фән һәм югары белем министрлыгы, Русия Баскетбол федерациясе, Русия студентлар спорт берлеге, БРның  Спорт министрлыгы һәм “Уфимец” баскетбол клубы ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: