Анда барлыгы меңнән артык спортчы катнаша, шуларның 111-е - Башкортстанныкы.
Ярышларның төп мәйданы - Уфада үткән "Русия-спорт державасы" XII халыкара спорт форумы чикләрендә башкалабызда ачылган Фехтование үзәге. Форум вакытында Русия президенты Владимир Путин спорт объектында булган иде.
Бүгенге турнир кылыччыларның финал команда ярышлары белән тәмамланды. Тантаналы бүләкләү чарасында БР спорт министры вазифасын башкаручы Рус лан Хәбибов, ике тапкыр олимпия чемпионы, күптапкыр дөнья, Европа һәм Русия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Яна Егорян катнашты.
Ярышларда Новосибирск өлкәсенең кызлар командасы җиңү яулады. Икенче урынны Нижгород өлкәсеннән килгән спортчылар алса, өченче урынга Мәскәү өлкәсе вәкилләре чыкты.
Белешмә: Башкортстанда фехтования үсеше тарихында спортчыларыбыз 8 олимпия медальләре, шуларның 4се - алтын, 1- көмеш һәм 3се бронза - яулаган. Бу - республикада спортның башка төрләренә караганда күбрәк. Тагын бер бронза Паралимпия уеннарында яуланган. 8 атказанган спорт мастеры, 10 халыкара каласстагы Русия спорт мастеры, 235 СССР һәм Русия спорт мастерлары әзерләнгән. Дөнья һәм Европа чемпионатларында һәм рәсми халыкара стартларда 246 медаль яуланган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.