Барлык яңалыклар
Спорт
11 декабрь 2024, 11:53

Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән

Нинди  телефон буенча шалтыратып белергә?

Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән
Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән

Нинди  телефон буенча шалтыратып белергә?

 

Август ахырында ачылган Уфа көрәш сарае инде өч Халыкара форум мәйданчыгы булды. «Русия – спорт державасы», Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумы, Ялта халыкара икътисадый форумы биредә узды.

 Анда Русиянең күп кенә төбәкләреннән, дистәләгән чит илләрдән кунаклар булды, күп миллиард сумлык икътисади килешүләр төзелде. Хәзер дөнья дәрәҗәсендәге уникаль спорт объекты гадәти эш графигына керә, ә аның хуҗалары – күнекмәләргә йөри башлаган яшь спортчылар.

 Дзюдо, көрәш, грэпплинг һәм башка көрәш төрләре белән шөгыльләнергә теләүче балаларны җыю дәвам итә. Тренировкаларның нинди шартларда узуы, секцияләргә нинди яшьтән язылуы турында Көрәш сарае директоры Эдуард Абдядилов сөйләде.

–Хәзер тренировка процессын көйлибез, бу бер атна вакыт алыр дип уйлыйм. Инде беренче күнегүләр көне узды, анда без бик күп балаларны җыйдык. Дзюдо, грэпплинг һәм ирекле көрәш секцияләре, самбо буенча тренировкалар башлана. Көрәш һәм билбау көрәше буенча күнегүләр өчен зал әзерлибез. Яңа елга кадәр республика грек-рим көрәше мәктәбен кабул итәргә исәп тотабыз, алар өчен ике зал әзерлибез.

Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән. Бүгенге көндә 1500 бала җыелган инде. Монда шуны аңларга кирәк, күпләр секцияләргә языла, әмма егетләр безгә килеп җитәргә, калу телге уянырга тиеш, шуңа күрә саннар үзгәрәчәк. Нәтиҗәдә без 1200 баланы дәресләргә җәлеп итә алырбыз дип уйлыйм. Яшь спортчыларның яше сайланган көрәш төренә бәйле. Дзюдо, самбо һәм грэпплинг секцияләрендә 4 яшьтән кабул итәбез.

 Малайларны һәм кызларны кабул итәбез. Көрәш – кызлар өчен бик яхшы спорт төре, дип саныйм. Ул чыныктыра, үз көченә ышаныч бирә, үзе өчен торырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә кызларны аеруча көтәбез. Исегезгә төшерәм, секциягә җыю дәвам итә, ул ел дәвамында булачак. Балалар киләләр, үзләрен сынап карыйлар, калалар яки башка спорт төрен сайлыйлар. Димәк, безгә дә башка секцияләрдә шөгыльләнеп карап киләләр. Бу нормаль – бала үзенә ошаган спорт төрен табарга тиеш.

(347) 299-20-99 телефоны буенча шалтыратсагыз, сезгә секцияләр турында тулы мәгълүмат бирәчәкләр, көрәшнең билгеле бер төренә ничә яшьтән язылырга мөмкин, кайсы вакытта якын килергә, үзең белән нәрсә алырга кирәклеген аңлатырлар. Дуслар, балаларны Көрәш сараена алып килегез.

 

Фото: БАШИНФОРМ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: