Август ахырында ачылган Уфа Көрәш сарае өч Халыкара форум мәйданчыгына әверелде: болар «Русия – спорт державасы», Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумы, Ялта халыкара икътисадый форумы.
Биредә Русиянең күп кенә төбәкләреннән, дистәләгән чит илләрдән кунаклар булды, күп миллиардлы икътисадый килешүләр төзелде.
Хәзер дөнья дәрәҗәсендәге уникаль спорт объекты гадәти эш графигына керә. Биредә секцияләр эшли башлады.
Дзюдо, көрәш, грэпплинг һәм башка көрәш төрләре белән шөгыльләнергә теләүче балаларны җыю дәвам итә. Тренировкаларның нинди шартларда узуы, секцияләргә нинди яшьтән язылу турында Көрәш сарае директоры Эдуард Абдядилов сөйләде.
- Дзюдо, грэпплинг һәм ирекле көрәш секцияләре, самбо буенча тренировкалар башлана.
Көрәш һәм билбау көрәше буенча күнегүләр өчен зал әзерлибез. Яңа елга кадәр республика грек-рим көрәше мәктәбен кабул итәргә исәп тотабыз, алар өчен ике зал әзерлибез.
- Секцияләргә ничә бала килде, теләүчеләр күпме?
- Бездә балаларны секцияләргә җыю белән шөгыльләнүче махсус бүлек бар, чөнки бу бик мөһим юнәлеш. Без якындагы районнарда яшәүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштык. Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән. Бүгенге көндә 1500 бала җыелды.
Яшь спортчыларның яше сайланган көрәш төренә бәйле. Дзюдо, самбо һәм грэпплинг секцияләрендә 4 яшьтән кабул итәбез.
- Балаларын сезгә алып килергә теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?
8 (347) 299-20-99 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Сезгә секцияләр турында тулы мәгълүмат бирәчәкләр.