Сәламәтлекләре чикле булса да, максатларына барырга чикләр юк!
3 ноябрь көнне "Олимп" физкультура –сәламәтләндерү комплесында Халыкара инвалидлар көненә багышланган спорт фестивале узды. Безнең егетләр төрле дисциплиналарда: дартс, шашка, өстәл теннисы, кул көрәштерүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чакмагыш рйоныныңиске Ихсан авылы егете Азамат Батыргәрәев иң көчлесе булдып чыкты, Азамат беренче урынны яулады.
Саранскта (Мордовия Республикасы) 2 - 4 ноябре көннәрендә Саңгыраулар спорты буенча X Бөтенрусия җәйге Спартакиадасы узды. Спартакиадада Русия Федерациясенең 36 төбәгеннән 700 дән артык спортчы катнашты
Ярышлар 8 дисциплина буенча узды: йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, волейбол, футзал, Шахмат, спорт ориентирлашу, тхэквондо.
Безнең республика җыелма командасы составында Бакалы сәламәтлеге чикле балалар интернат-мәктәбендә белем алучы 7 укучы катнашты.
Ярыш йомгаклары буенча безнең спортчылар футбол буенча абсолют җиңүче булдылар һәм Бөтенрусия ярышларында Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан кала III урынны яуладылар. Җыелма команда составында Азамат һәм Салават Батыргәрәевлар да бар иде. Егетләрнең тормыш сынауларына бирешми, бар яклап та көчле булып кала белүләре күпләргә үрнәк.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр, казанышлар телибез.