Бу сезонда республикада төрле озынлыктагы һәм катлаулылык дәрәҗәсендәге 60 трассалы 14 тау чаңгысы үзәге эшләячәк, дип хәбәр итте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Телеграм-каналында.
Быел декабрь ае аз карлы булганлыктан, бүгенгә республикада әлегә «Абзак» һәм «Банное» гына ачылган. «Мраткино», «Куш-Тау» исә бары тик спортчыларны гына кабул итәләр. Калган үзәкләр, шул исәптән Уфаның «Олимпик-парк» һәм «Ак Йорт» — киләсе атна азагыннан да иртәрәк ачылмаячак.
Бу сезонда өч яңа трасса барлыкка киләчәк – Әлшәй, Нуриман һәм Учалы районнарында, дип вәгъдә итте республика җитәкчесе.
«Барлык канат юллары һәм күтәргечләр тиешле техник хезмәт күрсәтүне узган һәм эшкә әзер. Милекчеләр килүчеләргә уңайлыклар һәм куркынычсызлык турында кайгырттылар - бөтен җирдә медиклар, коткаручылар, инструкторлар бар», - дип язды Радий Фәрит улы.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: «Башинформ».