Башкортстаннан Спорт проектлары инде бишенче тапкыр «Син уенда» җиңү өчен көрәшәчәк.
«Син уенда» Бөтенрусия спорт проектлары конкурсының бишенче юбилей сезонында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурсның төп максаты - русиялеләрне актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итүче кызыклы һәм файдалы спорт инициативаларын табу һәм билгеләү.
"Син уенда" ел саен РФ Спорт министрлыгы ярдәмендә Русиянең милли проектлары буенча "Милли приоритетлар" АНО тарафыннан үткәрелә. "Президент Владимир Путин кушуы буенча 2030 елга русиялеләрнең 70%ты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Бу максатка ирешергә «Син уенда» конкурсы ярдәм итә. Ул инде бишенче ел рәттән уздырыла, һәм катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына бара.
2020 елдан башлап Русиянең барлык төбәкләреннән 16 мең гариза бирелгән. Юбилей елында без тагын да күбрәк катнашучыларны, яңа спорт юнәлешләрен һәм тамашачылар ягыннан кызыксынуның үсүен көтәбез", - диде Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.