Барлык яңалыклар
Спорт
30 ноябрь 2024, 15:17

Благовещенда яңа спорт объекты сафка баса

Благовещенда «Башнефть» ярдәме белән 2025 елда физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешен тәмамлаячаклар.

Благовещенда яңа спорт объекты сафка баса
Благовещенда яңа спорт объекты сафка баса

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Благовещенга эш сәфәре вакытында физкультура-савыктыру комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Яңа спорт объектын «Башнефть» финанс ярдәме белән Башкортстан һәм «Роснефть» арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында төзиләр.

Радий Хәбиров төзелеш эшләренең барышын бәяләде һәм журналистлар белән әңгәмәдә физкультура-савыктыру комплексы 2025 елда файдалануга тапшырылачагын хәбәр итте.

– Благовещенскийда гомумән ФОК юк иде. Бу без төзәтә торган зур гаделсезлек, дип саныйм, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. — Монда бассейн, яхшы спорт заллары бар. Бирегә балалар киләчәк һәм шөгыльләнәчәк. Мин бик канәгать. Төзелеш тә яхшы бара, ФОК үзе дә матур.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Благовещенда яңа спорт объекты сафка баса
Благовещенда яңа спорт объекты сафка баса
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: