Бүген “Динамо” Спорт-демонстрация комплексында Русия һәм Казахстанның баскетбол командалары “Дуслык кубогы” өчен көч сынашты.
Русия һәм Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек итү форумы кысаларында узган әлеге тәүге спорт вакыйгасы бар җыелучыларга онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.
-Бүген без Казахстан Республикасыннан килгән кадерле кунакларны, партнерларны һәм дусларны каршы алабыз. Русия һәм Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек итү форумын үзебездә үткәрү республикабыз өчен зур мәртәбә. Бүген Кубок өчен һөнәри ир-егетләр командалары – “Динамо” һәм “Актобе”- көч сынаша. Мин ышанам: бу уен безнең ничек итеп ярыша һәм ничек дуслаша белүебезне күрсәтер. Республикада 2 миллион чамасы кеше спорт белән шөгыльләнә. Моның өчен без инфраструктураны булдырабыз, соңгы 5 елда 1,5 мең спорт объектлары ачтык,- диде БР Премьер-министры вазифасын башкаручы Андрей Назаров.
Казахстан Республикасының сәүдә һәм интеграция вице-премьеры Кайрат Торебаев та бүгенге очрашуның спорт көчен генә түгел, ә безнең илләрнең дуслыгы көчен дә күрсәтүе хакында ассызыклап әйтте.
Дуслык очрашуы вакытында җиңүне, 91-62 исәбе белән, Русия командасы яулады.