Барлык яңалыклар
Спорт
22 ноябрь , 10:05

Ике зур спорт чарасы көтелә

25-26 ноябрьдә Уфада форум кысаларында узачак спорт фестивале Русия белән Казахстанның төбәкара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Бу ике көндә берьюлы берничә зур спорт чарасы көтелә.

Ике зур спорт чарасы көтелә
Ике зур спорт чарасы көтелә

25-26 ноябрьдә Уфада форум кысаларында узачак спорт фестивале Русия белән Казахстанның төбәкара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Бу ике көндә берьюлы берничә зур спорт чарасы көтелә. 25 ноябрьдә «Динамо» спорт комплексында Казахстан Республикасы һәм Русия Федерациясе хакимият органнары, бизнес һәм селебрити вәкилләре җыелма командалары арасында баскетбол буенча «Дуслык Кубогы» иптәшләрчә матчы узачак. Команда составында танылган спортчылар да булачак, шулай булгач, уен мавыктыргыч булырга вәгъдә итә. Шул ук көнне «Динамо» баскетбол клубы белән «Актобе» профессиональ ир-атлар баскетбол клубы арасында «Дуслык кубогы» халыкара матчын да кабул итәчәк (Актобе шәһәре, Казахстан).

Чара Фәйзи Гаскәров исемендәге атаклы башкорт ансамбле чыгышын да кертеп, киң күңел ачу һәм яктылык шоу-программасы белән йолдызлар матчы форматында узачак. Шулай ук мәйданчыкта фан-зона да эшләячәк. Ә 26 ноябрьдә «Уфа-Арена»да спорт фестивале кысаларында Башкортстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы (Төньяк Казахстан өлкәсе) ветераннары командалары арасында иптәшләрчә хоккей матчы планлаштырылган. Бу вакыйга «Динамо»клубындагы баскетбол бәйрәменнән дә кызыклы булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: