Барлык яңалыклар
Спорт
18 ноябрь , 20:53

Спорт заллары һәр баланы чакырып торсын

Арзан, сыйфатлы объектлар күп мөмкинлекләр бирер.

Спорт заллары һәр баланы чакырып торсын
Спорт заллары һәр баланы чакырып торсын

Арзан, сыйфатлы объектлар күп мөмкинлекләр бирер.

 

Башкортстанда коммерцияле булмаган спорт оешмаларына ярдәм итү өчен 1,6 млрд сумнан артык акча юнәлтелде.

 Соңгы биш елда төбәкнең социаль юнәлештәге, коммерцияле булмаган спорт оешмалары субсидияләр һәм грантлар формасында 1,6 млрд сумнан артык акча алды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында уздырган атналык оператив киңәшмәдә республиканың спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов хәбәр итте.

– Безнең өчен мөһим бурыч –конкурс нигезендә коммерциячел булмаган оешмаларга адреслы финанс ярдәме күрсәтү аша балалар өчен спортка килергә мөмкинлекләр арттыру, – дип аңлатты Руслан Хәбибов. – Социаль заказны уңышлы гамәлгә ашыруның өч елында 5 меңнән артык балага секцияләргә йөрү мөмкинлеген арттыруга һәм түләүсез нигездә өстәмә спорт әзерлеге бирүгә ирешелде.

Моннан тыш, Башкортстанда социаль заказ куллану системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өлешен арттыруда мөһим механизмнарның берсе булып тора.

 – 2018 елда республикада 60 яшьтән өлкәнрәк 301 кеше генә ГТО нормаларын тапшыруда катнашса, 2023 елда – 5 меңнән артык. 4 мең кеше нормативны үтәде, алар физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә 10 мең сум номиналлы сертификат алды, – дип сөйләде Руслан Хәбибов. – 2024 елдан 6 – 17 яшьлек инвалид балалар да шундый хокукка ия, ГТО нормасын уңышлы тапшырган өчен 162 бала сертификат алды инде.

2025 елга өстенлекле бурычлар арасында – МХО ветераннарына физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү, республика аккредитацияләнгән спорт федерацияләренә адреслы ярдәм күрсәтү буенча «чемпионнар Федерациясе» Төбәк пилот проектын эшләтеп җибәрү.

Чыгышының азагында Руслан Хәбибов хәбәр иткәнчә, 2027 елга федераль бюджет проектында Уфада ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының икенче чиратын төзүгә 552,9 млн сум каралган. Башкортстан башлыгы республикада яңа спорт корылмаларын төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Без ил Президентына җиңе л атлетика манежын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек –бу флагман объект, ул әһәмияте буенча көрәш сараеннан соң икенче булачак. Зур проектлар арасында – теннис академиясе белән бокс прогрессы үзәге дә бар. Бу объектлар республикага кирәк, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта муниципалитетларда да спорт объектларының һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү мөһим. Балаларның спорт белән бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш. Без күптән түгел Иглинода ФОКны ничек төзүләрен карадык – менә шундый арзан, сыйфатлы объектларны төзергә һәм алга барырга кирәк.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: