Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь , 16:59

Уфада самбо форумы үтәчәк

Заманында бездә популяр булган самбо спорты яңарыш кичерә дип әйтергә була.

Уфада самбо форумы үтәчәк
Уфада самбо форумы үтәчәк

Иртәгә Уфаның Көрәш сараенда "Русия - самбо яклы" Бөтенрусия форумы ачыла. Бердәм Русия партиясе проекты кысаларында өч көн барачак форумда 600ләп спортчы килүе көтелә. Көрәшчеләр махсус самолет белән дә киләчәк.
Самбо көнендә ачылачак форум яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итәчәк. Форум кысаларында Русия Геройларына багышланган турнир үтәчәк.
Русиядә милли спорт төре булып саналган самбоны мәктәпләрдә һәм уку йортларында җәелдерү юллары тикшереләчәк, тәҗрибә уртаклашу булачак.
Форумда көрәшче спортчылар, сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр катнаша.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: