Азат егетләрне биеклекләр алырга өйрәтә.
Ноябрь башында пауэрлифтинг буенча Башкорстан Кубогына ярышлар узды. Бу ярышларда Чакмагыш районы данын 14-18 яшьлекләр арасында ике спортчы егет яклады.
74 кг авырлык категориясендә Артем Нәбиуллин 2 урын алды.
Артем өч төр ярышта 475 кг нәтиҗә белән (КМС) Спорт мастерына кандидат нормативларын үтәде.
Данил Шәрипов исә 66 кг га кадәр авырлык категориясендә 425 кг нәтиҗә белән шулай ук КМС нормативларын үтәде. Спортчыларның остазы – Азат Гарипов. Ә Эльбрус тавына (5642 метр биеклеккә) күтәрелгән Азат турында без язган идек инде. Менә шулай, курку белмәс ир-егет үзе кебек кыю алмаш тәрбияли. Егетләрне бу уңышлары белән котлыйбыз, арытаба да зур җиңүләр телибез!