Бүген Уфага дөньякүләм танылган спортчылар, Русиянең танылган гимнасткалары һәм нәфис гимнастика буенча берничә тапкыр дөнья чемпионкалары Динә һәм Арина Авериналар килде.
«Газпром — балаларга» социаль проекты кысаларында игезәк кызлар Башкортстан Республикасының Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә мастер-класс үткәрделәр.
Бу чарага Уфаның төрле нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче клубларыннан иң сәләтле 30 укучы чакырылган иде. Аларга Авериналар гимнастика буенча төрле күнегүләр күрсәтте. Азактан бергә фотога төштеләр, чемпионкалар һәммәсенә автограф белән фотосурәтләрен бирде.
Динә һәм Арина Авериналар - нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче күпчелек баланың кумирлары. Алар белән очрашу, бергә күнегүләр ясау яшь спортчылар өчен зур шатлык булды.
БР спорт министры Руслан Хәбибов әйтүенчә, мондый чаралар балаларга үзләренең спорт сәләтләрен күрсәтергә, ярышларда тәҗрибә тупларга һәм киләчәк үсеш өчен кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк.