29 октябрьдә Уфада Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы призына ир-атлар арасында грек-рим көрәше буенча Русия Кубогы ярышларында булды. Римма Баталова исемендәге республика спорт әзерлеге үзәгендә уза торган турнирга илнең 27 төбәгеннән 150 катнашучы килгән иде. Башкортстан командасында - 16 спортчы.
Төбәк җитәкчесе көрәшчеләр чыгышын карады һәм ярышларның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Ул Башкортстанның яшьләренә спортка мәхәббәт тәрбияләүче легендар тренерларның һәм танылган спортчыларның спорт көрәше үсешенә керткән өлешен югары бәяләде.